Үзенчәлекләре

Башка дөньяви диннәрдән аермалы буларак, исламда (тәкъвалар һәм Аллаһ арасында) арадашчылык хезмәтен башкарган чиркәү институты булмаган кебек (бары тик шигыйләр мәзһәбендә «дин кешеләре» белән Аллаһ арасында аерым бәйләнешләр булуы таныла һәм рухани дәрәҗәләр баскычы аеруча күзгә ташлана), гомуми рәхәткә ирешкән өстен рухани катлау юк. Шулай ук тиешле белемгә һәм әхлакый дәрәҗәгә ия булган, балигълык яшенә җиткән теләсә кайсы мөселман кешесе, тәкъвалар рөхсәте белән, шул ук вакытта дәрәҗәгә күтәрү йоласы үткәрмичә һәм бернинди өстенлек казанмыйча, мөселман җәмгыятенең дини тормышы белән идарә итә ала. Россиягә кушылганга кадәр Идел-Урал төбәгендә, Кырым, Кавказ, Казакъстан, Урта Азия җирләрендә яшәүче мөселманнар арасында шундый тәртип өстенлек итә. Россия дәүләтчелеге киңәйтелгәннән һәм ныгытылганнан соң, җитәкче руханиларның сайланып куелуы, иң әүвәл урта һәм түбән баскычларда, татар, башкорт, әзәрбайҗан, казакъ, үзбәкләр арасында сакланып кала, әмма хакимият әлеге чараны үз күзәтчелегенә алырга омтыла.

Билгеләү тәртибе

1765 елда император Екатерина II мөселман руханиларына ташламалар каралган «Сәдакалар» белән бүләкләү турында Фәрман чыгара. 1788 елда Оренбург дини Мөхәммәди канун Җыены (1831 елда Симферопольдә — Таврия, 1872 елда Тифлистә — Кавказ арты (шигыйләр һәм сөнниләр) мөселманнары Диния нәзарәтләре) оештырылганнан соң, Россия территориясенең күпчелек өлешендә мөселман руханиларын билгеләү тәртибе кайбер мөһим шәригать нормаларына, шулай ук җирле гореф-гадәтләрне исәпкә алган дөньяви кануннар нигезендә азмы-күпме дәрәҗәдә билгеле бер кагыйдәләргә буйсындырыла. Дәүләт структуралары җирле халык тарафыннан сайланылучы рухани затларның дини әзерлекләрен һәм сәяси яктан ышанычлылыкларын тикшерәләр, хезмәт урыннарында раслыйлар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча педагогия дәрәҗәләре күрсәтелгән махсус таныклыклар белән расланучы дини титуллар бирелгән. Аннары документлар раслату өчен губернатор идарәсенә кертелгән. Биредә төп игътибар сәяси тугрылыкка юнәлтелгән. Ышаныч югалтырлык нинди дә булса мәгълүмат табылмаса, хезмәт урынына билгеләү турында исемле император фәрманы тапшырылган. Мондый тәртип тиз генә урнашмый — күпмедер вакыт «указсыз» муллалар да эш итәләр.

Төркемнәре

Россия империясендә мөселман руханиларын югары һәм түбән баскыч төркемнәренә бүленгән. Беренче төркемгә мөфтиләр, казыйлар, югары мөселман учреждениеләре утырышчылары, шулай ук ахуннар кергән. Мөфти һәм казыйлар казна хисабына тотылган. Дини җыен рәисе һәм әгъзалары хезмәт урыннарына гомерлеккә билгеләнгәннәр, Оренбург мөфтие ярдәмчесе 3 елга сайланып куелган. Ахуннар, өяз казыйлары һәм губерна диния мәҗлесләре әгъзалары, асылда, мөселман руханиларының урта буынын тәшкил иткәннәр. Руханилык дәрәҗәсенең түбәнге баскычында хатиплар, имамнар, муллалар, ә Оренбург һәм Таврия мөфтиятләрендә аларның ярдәмчеләре (мөәзиннәр) торган. Мәчеттә хатип һәм имам (мулла) булуы каралган. Хатип — дәрәҗәсе буенча өлкәнрәк, җомга намазын (хөтбә) укый, әмма бу закон белән ныгытылмый, еш кына муллалар арасында һәм мәхәллә халкында төрле аңлашылмаучылыклар, бәхәсләр тууга сәбәп була. Матди җитешмәүчелек хатипларның имам һәм мулла вазифаларын башкаруына китерә (мәсәлән, 1911 елның 1 гыйнварына Оренбург җыенына караган 5771 мәхәлләгә 5409 җамигъ мәчет туры килә, аларда 3946 хатип, 3696 имам һәм 691 мулла хезмәт итә; зур җамигъ мәчетләрдә, губерна идарәсе җитәкчелеге рөхсәте белән, муллалар саны, берсе өлкән булган хәлдә, 5 кә кадәр җитә). Дини вазифалар башкару белән бергә хатиплар яки имамнар гражданлык хәле актларын да теркәп барганнар һәм Диния нәзарәте каршында хисап тотканнар. Түбән дәрәҗәле мөселман руханиларының төп кереме зәкят, сәдака һәм гошердән, шулай ук Ураза бәйрәме һәм Корбан бәйрәме көннәрендә кергән һәм дини йолалар башкарган өчен бирелгән сәдакалардан торган. Мөәзиннәр, муллалар кебек үк, зур өстенлекләрдән файдаланмыйлар һәм казнадан хезмәт хакы алмыйлар, аларның хезмәтенә мәхәллә халкы түли, шәхси хуҗалыклары исәбенә яшиләр. Россия химаясындагы Казакъстан, Бохара әмирлеге һәм Хива ханлыгы мөселман руханиларының хәлләре башкачарак тора: әлеге төбәкләрдә шәригать кануннары өстенлек итә.

Белем бирү

XX йөз башында Казанда 12 югары, 24 урта типтагы мәдрәсә һәм алар каршында 13 мәктәп эшли. Алар арасында иң аерылып торганнары «Мөхәммәдия», «Касыймия», «Мәрҗания», «Госмания», «Гаффария» мәдрәсәләре. Авыл җирендә аеруча шөһрәт казанганнары — Иж-Буби, Кышкар, Курса, Ташкичү, Түнтәр, Сатыш мәдрәсәләре.

Совет хакимияте елларында мөселман руханиларының саны һәм вазифалары азая. Белемнәр бары тик Урта Азиядәге ике уку йортында гына бирелә (Бохарадагы «Мир-Араб» мәдрәсәсе һәм Ташкент ислам институты).

1990 елда мөселман руханиларын Татарстан Республикасында һәм РФдә яңадан ачылган мөселман дини уку йортларында әзерли башлыйлар (Татарстан Республикасында — 8, шул исәптән Россия ислам университеты). Хәзерге вакытта республикада 5 меңгә якын мөселман руханилары вәкилләре исәпләнә.

Әдәбият

Ислам на территории бывшей Российской империи: Энцикл. словарь. М., 1999. Вып. 2;

Республика Татарстан: свобода совести и религиозного объединения. Казань, 2001;

Мухаметшин Р.М. Мусульманское духовенство в постсоветском Татарстане // Государственно-конфессиональные отношения в современном Татарстане. Казань, 2003.

Автор – Р.М.Мөхәммәтшин