Эчтәлек

Биографиясе

1934 елның 31 октябре, Казан – 2016 елның 23 мае, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1964 ел).

1963–1964 елларда КПССның Казан шәһәре Идел буе райкомы инструкторы, 1964–1967 елларда бүлек мөдире, 1973–1980 елларда 1 нче секретаре.

1967–1970 елларда  КПССның Татарстан өлкә комитеты инструкторы.

1970–1973 елларда Казан төгәл машиналар төзү заводы парткомы секретаре.

1980–1987 елларда ТАССР Дәүләт иминлеге комитеты рәисе.

1988–1989 елларда Гамәли оптика институты директоры урынбасары.

1989–1994 елларда ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

1994–2001 елларда «Тал-связь» (Казан) уртак предприятиесенең директорлар советы рәисе.

1975–1990 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Өч Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.