Биографиясе

1946 елның 8 октябрендә Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1968 ел), шунда ук эшли. 1971 елдан Россия Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында, нефть химиясе һәм геохимиясе лабораториясе мөдире (1981 елдан), профессор (1992 елдан), бер үк вакытта Нефть чыгару химиясе фәнни-тикшеренү институтында генераль директор урынбасары (1998–2008 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре элементорганик кушылмаларга, нефть химиясенә, нефтьләр химиясе һәм геохимиясенә, табигый битумнарга карый. Р. Арбузов һәм Пудовик реакцияләренең электрохимик вариантларын эшләүдә катнаша.

Ванадий, никель һәм аларның порфиринлы комплексларының нефть компонентлары буенча таралу закончалыкларын билгели һәм әлеге кушылмаларны аерып алуның яңа ысулларын тәкъдим итә.

Калдык нефтьләр химиясен һәм геохимиясен тикшерә, бу өлкәдә яңа фәнни юнәлешкә нигез сала. Тикшеренү нәтиҗәләрен Г.В.Романов төрле яшьтәге токымнарның калдык нефть запаслары формалашу механизмына йогынты ясаучы факторларны бәяләүдә; үтә үзле нефтьләр һәм табигый битумнарны ташуга һәм эшкәртүгә әзерләүнең яңа технологияләрен эшләүдә, алардан кыйммәтле кече тоннажлы химия продуктларын алуда; кайбер экологик мәсьәләләрне хәл итүдә куллана.

Г.В.Романов җитәкчелегендә нефть сәнәгатендә һәм медицина материаллары (кетгут) җитештерүдә файдалану өчен комплекслы тәэсир итүче реагентлар алына; скважиналар эшен файдалырак итү, катламның нефть бирүчәнлеген арттыру ысуллары эшләнә һәм гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 89 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты (1997 ел).

Нефть химиясе мәсьәләләре буенча Казанда үткәрелүче республика, бөтенроссия һәм халыкара форумнарны оештыручы һәм аларда актив катнашучы.

Бүләкләре

Медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының бронза медале белән бүләкләнә (1997 ел).

Хезмәтләре

Органические гидрофосфины. М., 1985 (автордаш).

Химия и геохимия пермских битумов Татарстана. М., 1999 (автордаш).

Физико-химические проблемы повышения нефтеотдачи пластов // Рос. хим. журн. 1999. Т. 43, № 3/4 (автордаш).

Әдәбият

Поздравляем с золотым юбилеем // Науч. Татарстан. 1996. № 3.

Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. Казань, 2004. Т. 3.