Биографиясе

1939 елның 27 июле, Үзбәкстан ССРның Бохара өлкәсе Каракүл шәһәре – 2020 елның 2 июле.

Рус телендә иҗат итә.

Казан университетын тәмамлый (1966 ел).

1963–1966 елларда БАССРның Хәйбулла районы прокуратурасында тикшерүче булып эшли.

1966–1975 елларда Азнакай районында тикшерүче һәм прокурор ярдәмчесе, 1975–1981 елларда Кукмара районы, ә 1981–1985 елларда Казан шәһәре Идел буе районы прокуроры, 1985–1992 елларда ТР прокуратурасының тикшерү идарәсендә, ә 1992–1994 елларда Теләче районында өлкән прокурор вазифаларын башкара.

1994 елдан Саба районы юридик консультациясе адвокаты.

Иҗаты

Ф.И.Галиевның әсәрләре детектив жанрда язылган, аларның нигезендә авторның профессор эшчәнлегенә бәйле вакыйгалар ята.

«Эзләр кала» («Следы остаются») дип исемләнгән беренче җыентыгы 1983 елларда басылып чыга.

«Өрәк эзеннән» («По следам призрака», 1986 ел), «Урмандагы йорт сере» («Тайна лесного дома», 1989 ел), «Тикшерүче Сомов хикәяләре» («Рассказы следователя Сомова», 1991 ел), «Үтерүче якында гына» (1994 ел), «Үтерүчене табарга» («Искать убийцу», 1994 ел) җыентыкларына тупланган хикәя һәм повестьларына психологизм хас, аларда кискен рәвештә этик проблемалар күтәрелә.

Автор – Г.М.Габделхакова