- РУС
- ТАТ
механизатор, Социалистик Хезмәт Герое (1973 ел)
1925 елның 8 сентябре, Тәтеш районы Үтәмеш авылы – 2007 елның 17 марты, шунда ук.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1952 елда Тәтеш районы Монастырский авыл һөнәри-техник училищесын тәмамлый.
1941–1985 елларда шул ук районның «Алга» колхозында: колхозчы, тракторчы, трактор бригадасы бригадиры (1963 елдан).
С.Ф.Габбасов җитәкчелегендә бригада системалы рәвештә фән һәм алдынгы техника казанышларын гамәлгә кертә, игенчелекнең югары культуралылыгына ирешә, 1973 корылык елында да бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 33,5 ц уңыш алына.
Герой исеме бөртеклеләрдән югары уңыш алган өчен бирелә.
КПССның 25 нче съезды делегаты (1976 ел).
Ленин ордены, Октябрь Революциясе, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Зыятдинов Ф.С. Сын полей. Казань, 1975;
Мягков Г. Габбасов Саит Файзрахманович // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. Казань, 1984. Кн. 2;
Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы - наши земляки. Казань, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.