Биографиясе

1885 елның 21 гыйнвары (2 феврале), Семиречье (Җидесу) өлкәсенең Пишпек шәһәре — 1925 елның 31 октябре, Мәскәү.

Гимназия тәмамлаганнан соң (Верный шәһәре (хәзер Алма-Ата), 1904), Петербург политехник институтында укый.

Революцион эшчәнлеге өчен Санкт-Петербургтан сөрелә. 1904 елдан Санкт-Петербургта, Иваново-Вознесенскида, Шуяда, Иркутскида, Читада, Мәскәүдә, Белоруссиядә революцион хәрәкәттә катнаша.

1918 елда РКП(б)ның Иваново-Вознесенск губерна комитеты рәисе, башкарма комитеты һәм губерна ХКС рәисе, Иваново-Вознесенск губернасы хәрби комиссары.

1918 елның августыннан Ярославль Хәрби округының хәрби комиссары.

1918 елның декабреннән 4 нче армия командующие, 1919 елның мартыннан Көнчыгыш фронт гаскәрләренең көньяк төркеме командующие.

1919 елның апрель-маенда Кызыл Армиянең контрһөҗүме вакытында Фрунзе җитәкчелегендә Богырыслан, Бөгелмә һәм Бәләбәй хәрби операцияләре уздырыла, Бөгелмә шәһәре тирәсендә А.В.Колчакның көнбатыш армияләренең төп көчләре тар-мар ителә.

1919 елның июленнән Көнчыгыш фронт гаскәрләре белән җитәкчелек итә; акгвардиячеләрдән Төньяк һәм Урта Урал азат ителә.

1919 елның августы — 1920 елның сентябрендә Төркестан фронты, 1920 елның сентябрендә Көньяк фронт, 1920 елның декабреннән 1924 елга кадәр Украина һәм Кырым гаскәрләре командующие. Бер үк вакытта, 1922–1924 елларда, Украина ССР ХКС һәм Украина икътисад советы рәисе урынбасары.

1924 елдан СССР РВС рәисе урынбасары һәм СССР хәрби һәм диңгез эшләре буенча халык комиссариаты рәисе урынбасары; Эшче-Крәстияннәр Кызыл Армиясе штабы һәм Хәрби академия башлыгы.

1925 елда СССР хәрби һәм диңгез эшләре буенча халык комиссары.

1921 елдан РКП(б) ҮК әгъзасы.

1924 елдан ҮК Политбюросы әгъзалыгына кандидат. Бөтенроссия ҮБК, СССР ҮБК Президиумы әгъзасы.

1924–1925 елларда СССРда Хәрби реформа әзерләү һәм уздыру белән җитәкчелек итә.

Совет Хәрби көчләрен төзүгә өлеш кертә.

Бүләкләре

Ике Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казан шәһәренең бер урамына Фрунзе исеме бирелә.

Хезмәтләре

Собр.соч.: В 3 т. М.–Л., 1926–29; 

Избр. произведения: В 2 т. М., 1957; 

Избр. произведения. М., 1965.

Әдәбият

Белицкий С.М. Фрунзе. М., 1930; 

М.В.Фрунзе: Жизнь и деятельность. М., 1962.

Автор — Е.Б.Долгов