- РУС
- ТАТ
Татарстанның Түбән Кама районындагы поселок, Кичү елгасы буенда, Түбән Кама шәһәреннән 72 км көньяктарак урнашкан
1920 елларда Тау Иле авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә.
Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Зирекле волостена керә.
1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1983 елның 26 апреленнән – Яңа Чишмә, 1984 елның 3 июленнән – Түбән Кама районында.
Хәзер – Сосновка авыл җирлегендә.
1930 елларда поселокта Жданов исемендәге колхоз оештырыла. 1959 елдан берләштерелгән Ленин исемендәге колхозда (үзәк утары – Благодатный авылы), 1963 елда “Рассвет” колхозы итеп үзгәртелә.
1986 елдан “Нижнекамскнефтехим” акционерлык җәмгыятенең “Рассвет” ярдәмче хуҗалыгы эшли. 1997 елдан “Нефтехимагропром” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2020 елдан “Агромолл” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
Халкы башлыча үсемлекчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә.
1930 елларда поселокта башлангыч мәктәп, 1954–1979 елларда китапханә (Благодатный авылына күчерелә), клуб (1986 елдан) бар.
Клуб каршында “Троица” керәшен татарлар фольклор (20018 елдан) һәм “Родничок” балалар вокаль, “Надежда” бию (икесе дә – 2016 елдан) коллективлары эшли.
1926 елда – 399,
1949 елда – 448,
1958 елда – 419,
1970 елда – 289,
1979 елда – 220,
1989 елда – 147,
2002 елда – 100,
2010 елда – 93,
2022 елда – 62 кеше (керәшен татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.