Биографиясе

1924 елның 8 марты, Минзәлә кантоны Татар Әҗбие авылы, Актаныш районының хәзер юкка чыккан авылы – 1943 елның 21 октябре, Украина ССРның Чернигов өлкәсе Репкин районы Радуль поселогында җирләнә.

Тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында колхозда эшли.

1942 елдан Кызыл Армиядә.

Хәрби училище тәмамлый.

1943 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 65 нче армиянең 60 нчы укчы дивизиясе 1281 нче укчыполкының взвод командиры. Үзәк фронт гаскәрләре составында Сталинград (1942–1943 еллар) һәм Курск (1943 ел) сугышларында, Чернигов-Припять (1943 ел) һөҗүм операциясендә катнаша.

1943 елның 17 октябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Взводы белән Бывальки авылы өчен аяусыз сугыш алып бара. Дошманның пулемётларын юкка чыгарып, батальонның һөҗүменә ярдәм итә.

Сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медаль белән бүләкләнә.

Истәлеге

Актаныш авылында Җиңү паркында Герой бюсты урнаштырыла, аның исеме белән авылның урамы һәм мәктәбе атала. Б.Я.Дәүләтов исеме Бывальки авылында һәлак булган сугышчылар һәйкәле янындагы мемориаль плитәдә мәңгеләштерелә.

Әдәбият

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Герои Советского Союза: краткий биографический словарь. М., 1987. Т. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 156, 158;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 51.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина