Күчемсез милек белән алыш-бирешләргә махсус теркәлү таләп ителә. «күчемсез милек» категориясе, башка дәүләтләр закончылыгында булган кебек, революциягә кадәрге рус хокукында да мәгълүм була, аңа мөһим мәгънә салына.

«Күчемсез милек» термины Пётр I нең «Күчемле һәм күчемсез милекне мираслыкка алу (бирү) тәртибе турында»гы Фәрманында (1714) әйләнешкә кертелә. Революциягә кадәрге гражданлык законнары җыелмасында күчемсез милек закон буенча танылган «җирләр һәм һәртөрле биләмәләр, йортлар, заводлар, фабрикалар, кибетләр, һәртөрле корылмалар ..., ш. у. тимер юллар ... һәм аның (җирнең) эчендәге металлар һәм башка казылма байлыклар», дип каралган. Октябрь революциясеннән соң, хосусый милек төшенчәсе бетерелгәч, милекне күчемле һәм күчемсезгә бүлү гамәлдән чыга, һәм совет хокук законнарында милек күчемле белән күчемсезгә бүленми, чөнки төп күчемсез милек — җир — бары тик дәүләт милкенә әверелә, җир кишәрлекләре белән алыш-бирешләр тыела. РФ субъектларында, шул исәптән ТРда икътисадта базар үзгәртеп корулары барышында, ХХ йөз ахырында хосусый милек законнар белән кабат торгызыла. РФнең гражданнар кодексы (1994 ел, 21 октябрь) гражданнар хокукы объектларын күчемле һәм күчемсез төрләргә бүлә. 130 нчы маддәдә билгеләнгәнчә, җир кишәрлекләре, казылма байлыклар кишәрлекләре, аерымланган су объектлары, биналар, корылмалар, торак һәм торак булмаган йортлар, урманнар, күпьеллык утыртылмалар, предприятиеләр һәм җир белән бәйле башка объектлар (аларны күчереп урнаштыру гадәттән тыш зыян сала) күчемсез әйберләр булып исәпләнә. Дәүләт теркәлүендәге һава һәм диңгез кораблары, ил эчендәге суднолар, галәм объектлары да күчемсез милек булып санала.

Күчемле милектән аермалы буларак, күчемсез милек, сатылган очракта, урынында кала, сатып алучыга объектка карата билгеле бер хокуклар һәм шуңа бәйләнгән бурычлар гына тапшырыла. Күчемсез милек — икътисади мөмкинлекләрнең иң мөһим өлеше һәм ул урнашу урыны, саны һәм сыйфаты, техник халәте, уңайлылык дәрәҗәсе, объектларның бәясе һәм бу күрсәткечләрнең үзгәреше турында мәгълүмат алу максатында, бердәм дәүләт теркәвен узарга тиеш. Биналар, корылмалар һәм йортларның техник инвентаризациясе һәм исәптә торуы — дәүләт кадастр һәм статистик исәпкә алу системасының мөһим өлеше; салым салу, күчемсез милек белән алыш-бирешләр һәм аңа хокук белән идарә итү, аларны теркәү өчен мәгълүмати нигез булып тора. ТР территориясендә күчемсез милек объектларын техник исәпкә алу ТРның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Техник инвентаризация бюросы тарафыннан гамәлгә ашырыла (ТРның эре предприятиеләре, АҖ һ.б.ның күчемсез милек объектларына инвентаризация һәм дәүләт теркәвенә кую эше үткәрелә).

2007 елда күчемсез милек белән бәйле эшләрне ТРның Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Федераль теркәү хезмәтенең ТР буенча Баш идарәсе, күчемсез милек объектларының Федераль кадастр агентлыгы ТР идарәсе, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, шулай ук аларның кайбер инспекцияләре һәм филиаллары башкара.

Чыганаклар

Гражданский кодекс Российской Федерации. К., 1995. Ч. 1.

Әдәбият

Теория и методы оценки недвижимости: Учеб. пособие. СПб., 1998; Зиятдинов Ф.С. Ресурсный потенциал АПК: Анализ, оценка и эффективность использования. К., 2001.

Автор — Ф.С.Зыятдинов