ТАССР Үзәк башкарма комитеты һәм Халык Комиссарлары Советының 1932 ел 6 апрель карары нигезендә ТАССР Халык хуҗалыгы советы җирлегендә ТАССР Җиңел сәнәгать халык комиссариаты буларак оештырыла, ТАССР Үзәк башкарма комитеты Президиумының 1934 ел 29 август карары белән ТАССР Җирле сәнәгать халык комиссариатының Җиңел сәнәгать идарәсе (1937 елның февраленнән — ТАССР Халык Комиссарлары Советы карамагында) итеп үзгәртелә, ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1937 ел 20 июль карары белән Җиңел сәнәгать халык комиссариаты буларак торгызыла, ТАССР Югары Советы Президиумының 1946 ел 28 март Указы белән исеме ТАССР Җиңел сәнәгать министрлыгы дип алыштырыла, ТАССР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 апрель карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1953 ел 30 май Указы белән — ТАССР Җиңел һәм азык-төлек сәнәгате министрлыгы, ТАССР Югары Советы Президиумының 1953 ел 29 октябрь карары һәм РСФСР Югары Советы Президиумының 1953 ел 12 ноябрь Указы белән — ТАССР Киң куллану сәнәгый товарлары министрлыгы, РСФСР Югары Советы Президиумының 1955 ел 1 декабрь Указы белән — ТАССР Җиңел сәнәгать министрлыгы итеп үзгәртелә.

ТАССР җиңел сәнәгатенең текстиль, трикотаж, тегүчелек, киез итек-киез, күнчелек, аяк киемнәре, ат дирбияләре җитештерү, галантерея тармаклары белән җитәкчелек итүне гамәлгә ашыра һәм республикага буйсынулы, турыдан-туры үзенә караган предприятиеләр белән идарә итә. Элек Министрлык составына эшләр башкару идарәсе, планлаштыру-җитештерү, рационализацияләү, кустарь сәнәгать, хезмәт, хәзерләүләр, исәп-икътисад, кадрлар бүлекләре, киез итек-аяк киемнәре, төзелеш, исәп-хисап, эш башкарылуны тикшерү секторлары, бәяләр бюросы; 1940–1950 елларда административ-хуҗалык, җитештерү-техник, планлаштыру-икътисад, финанс, тәэминат, кадрлар бүлекләре, бухгалтерия керә.

Министрлык карамагында 1930 елларда 20 ләп, 1950 елларда 17 предприятие һәм оешма була. ТАССР Үзәк башкарма комитетына (1938 елга кадәр), ТАССР Министрлар Советына (1946 елга кадәр — Халык Комиссарлары Советына) һәм РСФСРның шул ук исемдәге министрлыгына (1946 елга кадәр — Халык комиссариатына) буйсына.

РСФСР Югары Советы Президиумының 1959 ел 16 февраль Указы һәм ТАССРның 1959 ел 13 март Законы белән гамәлдән чыгарыла, вазифалары Татарстан АССР Халык хуҗалыгы советының Җиңел сәнәгать идарәсенә тапшырыла.

Халык комиссарлары һәм министрлар: Ю.П.Папёрный (1932–1934 елның апреле), Г.Г.Ганиев (1934 елның апрель–августы), А.П.Шабалина (1937), К.К.Вәлетдинов (1938–1939), Г.Г.Измайлова (1939–1941), В.И.Глебов (1941–1942), А.Н.Гаврилушкин (1942–1946), У.Х.Аипов (1946–1953), К.П.Жуков (1953–1957), Г.К.Ганиев (1957–1959).

Автор – Е.Б.Долгов