25 ләп төре билгеле, Европада һәм Азиядә, нигездә, Урта диңгез буенда киң таралган.

ТР территориясендә бер төре – Вилькомм глобулярия яки тимгелле зәңгәрбаш (G. will-kоm­mii) республиканың көньяк-көнчыгышында очрый. Известьле һәм ташлы тау битләрендә үсә.

10-20 см биеклектәге, киң тармакланган кыска тамырчалы күпьеллык үләнчел үсемлек. Туры сабаклы. Яфраклары кыска сапта, таралып урнашкан, сизелер-сизелмәс тешле. Чәчәкләре төкчәле, зәңгәр, ялгыз башчага җыелган. Июньдә-июль башында чәчәк ата. Орлыктан һәм куакларын аерып утырту юлы белән үрчетелә.

Декоратив үсемлек.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).