Биографиясе

1909 елның 6 марты, Сембер губернасы, Буа өязе Мөчәли авылы — 1997 ел, Казакъстан Республикасының Җамбул, хәзер Тараз шәһәре.

1929–1936 елларда Донбасс шахталарында забойчы һәм ташкүмер чаба торган машина йөртүче, 1937–1940 елларда Җамбулда ремонт-төзелеш конторасында ташчы булып эшли.

1941 елның августыннан Кызыл Армиядә. 1943 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 281 нче аерым штурм инженер-сапёрлар батальоны отделениесе командиры (13 нче армиянең 19 нчы инженер-сапёрлар бригадасы). Курск сугышында (1943), Польшаны азат итүдә (1944), Берлин һөҗүм операциясендә (1945) катнаша.

1945 елның 26 гыйнварында Хохбаушвиц торак пункты янында (Польшаның Сьцинава шәһәреннән 6 км төньяктарак) Одер елгасын кичеп чыкканда батырлык күрсәтә. Үз расчёты белән паром кичүен кора, 5 тәүлек эчендә аннан сугыш кирәк-яраклары һәм кораллар төягән йөзләп машина үтә, бу плацдармны саклап калырга булышлык итә.

Демобилизацияләнгәннән соң (1945), Җамбул шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Җамбулда Фазлаев яшәгән йортка мемориаль такта куела.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин