Биографиясе

1909 елның 6 марты, Сембер губернасы, Буа өязе (хәзерге Чүпрәле районы) Мөчәли авылы — 1997 ел, Казахстан Республикасының Җамбул, хәзер Тараз шәһәре.

1929–1936 елларда Донбасс шахталарында забойчы һәм ташкүмер чаба торган машина йөртүче, 1937–1940 елларда Җамбулда ремонт-төзелеш конторасында ташчы булып эшли.

1941 елның августыннан Кызыл Армиядә.

1943 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 281 нче аерым штурм инженер-сапёрлар батальоны отделениесе командиры (13 нче армиянең 19 нчы инженер-сапёрлар бригадасы). Курск сугышында (1943), Польшаны азат итүдә (1944), Берлин һөҗүм операциясендә (1945) катнаша.

1945 елның 26 гыйнварында Хохбаушвиц торак пункты янында (Польшаның Сьцинава шәһәреннән 6 км төньяктарак) Одер елгасын кичеп чыкканда батырлык күрсәтә. Үз расчёты белән паром кичүен кора, 5 тәүлек эчендә аннан сугыш кирәк-яраклары һәм кораллар төягән йөзләп машина үтә, бу плацдармны саклап калырга булышлык итә.

Демобилизацияләнгәннән соң (1945), Җамбул шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.

Истәлеге

Таразда Фазлаев яшәгән йортка мемориаль такта, Иске Чүпрәле авылындагы мемориаль комплес территориясендә аның бюсты куела. Тараз һәм Иске Чүпрәле авылы урамнарына Герой исеме бирелә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 158, 176, 177;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 157.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина