Биографиясе

1919 елның 8 апреле, Самара өлкәсенең Ставрополь шәһәре, хәзерге Тольятти шәһәре — 1952 елның 10 октябре, Куйбышев шәһәре.

Актаныш авылында (Актаныш районы) яши һәм эшли.

1939 елдан Кызыл Армиядә. 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 729 нчы аерым танк һөҗүменә каршы дивизионның туп төзәүчесе (2 нче танк армиясенең 16 нчы танк корпусы). Үзәк фронт гаскәрләре составында Курск сугышында катнаша (1943).

1943 елның 6 июлендә Ольховатка авылы янындагы (Курск өлкәсенең Поныри районы) сугышларда батырлык күрсәтә. Дошман танклары һөҗүмен кире кайтарганда туп расчёты белән 11 дошман машинасын (шул исәптән 5 авыр) сафтан чыгара. Яралана, сугыш кырында кала. Позиция саклана.

Демобилизацияләнгәннән соң (1944), Куйбышев шәһәрендә яши һәм эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Самара (1935–1990 елларда Куйбышев) шәһәрендәге бер урам Фадеев исемен йөртә, аның хөрмәтенә мемориаль такта куела.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин