Биографиясе

1864 елның 2 июле, Уфа губернасы, Бәләбәй өязе Яңа Каргалы авылы – 1931 ел, Уфа шәһәре.

Дворяннар нәселеннән.

Оренбургтагы рус булмаганнар өчен мөгаллимнәр семинариясен тәмамлаганнан соң, шул ук семинария каршындагы башлангыч училищедә мөгаллим булып эшли. 1890 елдан Оренбургта рус-татар башлангыч училище мөдире. 1895 елда Дәүләт банкының Оренбург бүлекчәсенә эшкә керә, бер үк вакытта «Хөсәения» мәдрәсәсендә укыта. 1903 елда постау фабрикасы директоры (Сембер губернасы). 1906 елдан сәүдәгәр Ә.Г.Хөсәенов акчасына төзелгән укыту-тәрбия һәм иганәчелек учреждениеләренең баш идарәчесе.

 3 нче (Казан губернасыннан) һәм 4 нче (Оренбург губернасыннан) Дәүләт Думасы  депутаты (1907–1917 еллар), 4 нче Дәүләт Думасы секретаре ярдәмчесе, Мөселманнар фракциясе әгъзасы, Россия мөселманнарының Вакытлы Үзәк бюросы әгъзасы. 1917 елның маенда Бөтенроссия мөселманнарының 1 нче корылтаенда катнаша. 1918–1919 елларда Вятка губернасы халык мәгарифе комиссариаты коллегиясе әгъзасы. 1923 елдан Уфада, 1928 елга кадәр Башкортстан авыл хуҗалыгы банкы инспекторы.

Хезмәтләре авыл хуҗалыгы статистикасына карый.

Кулъязма җыентык авторы, аңа ул 1883–1893 елларда Казан, Оренбург, Самара һәм Уфа губерналарында җыйган 500 татар һәм башкорт халык җырларын туплаган.

Әсәрләре

Авыл хуҗалыгы буенча статистик мәгълүматлар. Уфа, 1912.

Әдәбият

Ольшан­ский Н.Н. Четвёртая Государственная дума. Портреты и биографии. СПб., 1913;

Мусульманские депутаты Государственной думы России (1906-1917): Сб. док. и материалов. Уфа, 1998;

Усманова Д.М., Депутаты от Казанской губернии в Государственной думе России. 1906-1917. Казань, 2006.

Автор – Д.М.Госманова