Биографиясе

1916 елның 7 ноябре, Сембер губернасы, Буа өязе Кыят авылы – 1981 елның 10 ноябре, Казан.

Сура зоотехника техникумын (Куйбышев өлкәсе, 1939 ел) тәмамлый. 1946–1973 елларда Октябрь (хәзерге Нурлат) районының «Төрнәс» совхозында зоотехник, баш зоотехник. 1973 елдан Татарстан нәселле терлек хуҗалыклары трестында өлкән зоотехник.

В.В.Ефимов җитәкчелегендә нәселле терлекләр: Бестужев токымлы мөгезле эре терлек, эре ак токымлы дуңгыз көтүләре, нәселле атлар дәүләт конюшнясы булдырыла.

Герой исеме терлекчелекне үстерүдә, сөт, ит, йомырка, йон һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм әзерләүне арттыруда ирешелгән уңышлары өчен бирелә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Фасахов К. Ефимов Валентин Владимирович // Герои Социалистического Труда Татарии (1938-1978 гг.): Док. очерки. Казань, 1980;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.