- РУС
- ТАТ
Россия революция хәрәкәте эшлеклесе, Азәрбайҗанда Совет власте өчен көрәш җитәкчеләренең берсе. РСДРП әгъзасы (1898 елдан). Партия псевдонимы – Алеша Джапаридзе
1880 елның 3 (15) гыйнвары, Кутаиси губернасы Рачинский өязе Шардомети авылы, хәзерге Грузия – 1918 елның 20 сентябре, Каспий аръягы тимер юлының 207 нче чакрымы.
Дворян гаиләсеннән. Тифлис (Александр) укытучылар институтында укый (1896–1900).) 1900 елда Беренче май демонстрациясен һәм тимер юлчылар забастовкасын оештыруда катнашканы өчен институттан чыгарыла, кулга алына, 11 ай Метех замогында үткәрә, аннары Кутаиси губернасына сөрелә.
1904 елның августында Бакуда "Гуммет" социал-демократик төркемен оештыручыларның берсе. 1904 елның декабрендә – Бакудагы гомуми стачка җитәкчеләренең берсе. РСДРПның III корылтае делегаты (1905). 1906–1909 елларда – Нефть сәнәгате эшчеләре берлеге идарәсе секретаре.
1914 елның июненнән Тифлис большевиклар оешмасында эшли. Берничә тапкыр кулга алына. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң РСДРП(б) ның Баку комитетына сайлана. С.Г.Шаумян, Н.Н.Нариманов, М.Азизбеков, И.Т.Фиолетов һәм башкалар белән бергә Бакуда Совет власте өчен көрәшкә җитәкчелек итә. РСДРП(Б) ның VI съезды делегаты, Үзәк комитет әгъзалыгына кандидат итеп сайлана. 1917 елның сентябрендә Баку эшчеләренең гомуми стачкасын җитәкли.
1918 елның гыйнварыннан – Баку Советы башкарма комитеты рәисе. 1918 елның мартында мусаватчыларның контрреволюцион фетнәсен бастыруга җитәкчелек иткән Революцион оборона комитеты составына керә. 1918 елның апреленнән – халык комиссарларының Баку советы эчке эшләр комиссары, июньнән – бер үк вакытта азык-төлек комиссары.
1918 елның 31 июлендә, Бакуда Совет хакимияте вакытлыча бетерелгәннән соң, кулга алына. 1918 елның 20 сентябренә каршы төндә Каспий аръягы тимер юлының Ахча-Куйма һәм Перевал станцияләре арасындагы 207 нче чакрымында 26 Баку комиссары белән бергә атып үтерелә.
Казанда бер урам аның исеме белән атала.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.