Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
инженер-технолог, СССР Дәүләт бүләге лауреаты (1951 ел)
1904 елның 27 феврале, Иваново-Вознесенск губернасы, Шуя өязе Данилово авылы – ?
1928 елда Мстёрск сәнгать-сәнәгать техникумын тәмамлый (Владимир өлкәсе), төсле металларны эшкәртү буенча 1 нче Кольчугино заводында (Иваново өлкәсе) конструктор булып эшли.
1930–1941 елларда Мәскәүнең 2 нче сәгать заводында инструменталь цехның конструкторы, бюро мөдире, техник җитәкче. 1941–1955 елларда Чистай сәгать заводында баш технолог, баш механик.
Дәүләт бүләге сәгать эшләү производствосында үз илебез инструментларын һәм приборларын үзләштерүне оештырганы өчен бирелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.