- РУС
- ТАТ
сәясәт эшлеклесе, тарихчы
1887 ел, Казан – 1964 ел, Брюссель.
Политехник институтта (Санкт-Петербург) укый.
1907 елга кадәр большевик, аннары меньшевик.
1914 елдан Казанда, мәкаләләрен меньшевиклар матбугатында бастыра. 1917 елгы Феваль революциясеннән соң Казан Эшче, солдат һәм крәстияннәр депутатлары советы һәм Җәмәгать иминлеге комитеты башкарма комитеты әгъзасы, Казан шәһәр думасы гласные.
Октябрь революциясен кабул итми, Учредительләр җыенын чакыруны яклап чыга. КОМУЧ әгъзасы.
1920–1922 елларда Мәскәү университетында профессор.
1922 елда Берлинга җибәрелә, анда Совет вәкаләтле вәкиллегендә эшли.
1930 ел башыннан эмиграциядә: Германиядә яши, «Социалистический вестник» журналының социал-демократлар канатына кушыла, 1933 елдан Парижда, 1941 елдан АКШта.
Антифашистик каршылык хәрәкәтендә катнаша.
1950 елларда Социалистик эшчеләр интернационалы штабында, социал-демократлар газеталар белән хезмәттәшлек итә. Меньшевиклар партиясе тарихына багышланган хезмәтне әзерләүдә катнаша.
Америка на историческом перепутье. М., 1925.
Грачёв Е. Казанский октябрь: Хроника революции 1917 г. Казань, 1926;
Литвин А.Л., Панюков В.М., Титов Л.Н. Защищая революцию. Казань, 1980.
Автор – А.Л.Литвин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.