- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (17.10.1943), гвардия ефрейторы
1898 ел, Казан губернасы, Тәтеш өязе (хәзерге Кама Тамагы районы) Кирельский поселогы — 1945 елның 3 феврале, Тиммендорф шәһәре, Германия.
Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнаша.
1937 елдан Казанда яши, портта грузчик булып эшли.
1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 47 нче армиянең 23 нче укчы дивизиясе 167 нче җиңел артиллерия полкы телефонисты. Воронеж, 1 нче Украина, 2 нче һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Белгород-Харьков (1943), Люблин-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1943 елның сентябрендә сугышларның берсендә батырлык күрсәтә. Дошман уты астында Днепр елгасы аша ут астында кабель сызыгын уздыра һәм җитәкчелек белән уң ярдагы разведка төркеме арасында элемтә урнаштыра. Совет тупчыларының утын дөресләргә булыша, плацдармда дошманның контрһөҗүмен кире кагуда катнаша.
Дошман уты астында элемтә урнаштырганда Германия территориясендә һәлак була.
Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Герой бюстлары шәһәр тибындагы Кама Тамагы поселогында һәм Кирельское авылында урнаштырыла.
Шәһәр тибындагы Кама Тамагы посёлыгында бер урамга М.А.Чирков исеме бирелә.
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 480, 482, 502, 506, 507;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 178.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.