Биографиясе

1926 елның 5 мае, Ульянов губернасы Кандалы авылы —  1997 елның 13 ноябре, Спас районы «КИМ» поселогы cовхозы.

1942–1977 елларда Куйбышев районының «КИМ» с-зында эшли. Алдынгы технологияләрне кулланып, елга уртача һәр сыердан 4005 кг сөт сава.

1967–1971 елларда ТАССР ЮС депутаты.

Бүләкләр

Чегодаева «ТАССРның иң яхшы сыер савучысы» исеменә лаек була (1965). Герой исеме терлекчелекне үстерүдә, җитештерүне һәм ит, сөт һәм башка продукция хәзерләүне арттыруда ирешелгән уңышлары өчен бирелә.

Ленин ордены, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХсының медале, РСФСР ЮС Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Истәлеге

«КИМ» поселогында бер урам Чегодаева исеме белән атала. Болгар тарих-архитектура музей-саклаулыгында, «КИМ» мәктәбе музеенда Чегодаевага багышланган экспозицияләр куелган.

Әдәбият     

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003; 

Спасские сказания. К., 2003.

Автор — М.Җ.Гаитов