Биографиясе

1918 елның 28 августы, Тверь губернасы Осташковский өязе Руно авылы, хәзерге Тверь өлкәсе Пеновский районы – 1941 елның 22 ноябре, Калинин өлкәсе Пено поселогы, хәзерге Тверь өлкәсе.

1939 елдан ВКП(б) әгъзасы. 1939 елда Калинин өлкәсенең Пеновский районы комсомол комитеты секретаре итеп сайлана; 1941 елда Калинин (хәзерге Тверь) шәһәренә партия һәм комсомол хезмәткәрләренең өлкә курсларына җибәрелә.

Бөек Ватан сугышы башыннан – Калинин өлкәсенең вакытлыча оккупацияләнгән территориясендә партизан хәрәкәтендә: яшерен комсомол оешмасын җитәкли, яшьләр арасында эш алып бара, партизаннар отряды операцияләрендә катнаша. 1941 елның ноябрендә дошман турында мәгълүмат җыеп, авылларны әйләнеп чыга. 1941 елның 21 ноябрендә Красное Покатище хуторында ул төн кунарга туктаган йортны немецлар камап ала. Әсирлеккә алына һәм Пено район үзәгенә китерелә, сорау алуларга һәм җәзалауларга дучар ителә. 1941 елның 22 ноябрендә җирле халык күз алдында оккупантлар тарафыннан җәзалап үтерелә.

Бүләкләре

СССР Югары Советы Президиумының 1942 елның 6 марты Указы белән немец-фашист илбасарларына каршы тылдагы партизаннар көрәшендә күрсәткән кыюлыгы һәм каһарманлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була (үлгәннән соң); Ленин ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

Чайкина исеме Бөек Ватан сугышы елларында комсомол-партизаннар батырлыгының иң танылган символларының берсенә әверелә. Бөек Ватан сугышы елларында комсомол-яшьләр партизаннар бригадасы, истребитель авиаполкы эскадрильясы аның хөрмәтенә атала; Россиянең, Беларусьның һәм башка республикаларның күп кенә шәһәрләрендә урамнар һәм мәктәпләр аның исемен йөртә, Пено һәм Тверь шәһәрләрендә аңа багышланган музейлар эшли.

Казанда бер урам аның исеме белән атала.