- РУС
- ТАТ
сәясәт эшлеклесе
1886 ел, Тамбов губернасы Татарщино авылы –1965 елның ноябре, Одесса шәһәре.
1905–1917 елларда (өзеклек белән) Донбасс күмер бассейнындагы «Лежанская» шахтасында эшли.
1907–1909 елларда Россия армиясендә хезмәт итә.
1917 елда Таганрог шәһәрендә Көньяк татар башкарма комитетын оештыручыларның берсе һәм рәисе. Беренче һәм Икенче Бөтенроссия мөселманнары корылтайлары (май, июль 1917) делегаты. Гражданнар сугышы елларында Кызыл Армиядә хезмәт итә, Царицын шәһәре янындагы сугышларда катнаша.
1921–1922 елларда Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитетының һәм РСФСР Милләтләр эше буенча халык комиссариатының Кырым АССРдагы вәкиле, 1923–1924 елларда ТАССР юстиция халык комиссарының һәм прокурорының урынбасары, ТАССР Халык Хуҗалыгы Советы рәисе урынбасары.
1924 елдан ТАССРда, Әзәрбайҗанда һәм Кыргызстанда хуҗалык эшләрендә.
1930 елда кулга алына («солтангалиевчелек»), атарга хөкем ителә. Аннары хөкем карары 10 елга ирегеннән мәхрүм итү белән алыштырыла. 1933 елда азат ителә; 1956 елда аклана. Иреккә чыкканнан соң ТАССР колхозларында хисапчы хезмәтен башкара. 1945 елдан Кисловодск шәһәрендә яши, «Нарзан» санаториенда хезмәткәр була.
Валеев Р.К. З.Х.Булушев // Возвращённые имена: Документальные очерки. Казань, 1990.
Книга Памяти жертв политических репрессий. Казань, 2001. Т. 2.
Автор – Р.К.Вәлиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.