Биографиясе

1921 елның 15 сентябре хәзерге Балтач районы Чутай авылы – 1988 елның 25 июне, Казан шәһәре.

1942 елга кадәр Чита өлкәсендәге руда комбинатында өлкән бухгалтер.

1942 елдан Кызыл Армиядә. Байкал арты укчы-минометчылар училищесен (1944) тәмамлый. 1944 елның апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 102 нче укчы дивизия 40 нчы укчы полкның пулемет взводы командиры. Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.

1944 елның 24 июнендә Друть елгасын (Белоруссия) кичкәндә батырлык күрсәтә. 1945 елда Җиңү парадында катнаша.

1946 елдан запастагы майор. 1961 елда Казан университетын тәмамлый. 1947–1974 елларда Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында эшли.

Бүләкләре

Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казан, 1982. Книга 1.

Навечно в сердце народном. Минск, 1984.

Автор – В.А.Шагалов