ТРның көнбатыш өлешендә, Казан тимер юл станциясеннән 11 км көнбатыштарак, Идел елгасының уң ярында урнашкан.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Югары Ослан волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән Зөя районында, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан районы үзәге, 1963 елның 1 февраленнән Зеленодольск районында, 1965 елның 12 гыйнварыннан кабат Югары Ослан районында.

Хәзер Югары Ослан авыл җирлеге үзәге.

Тарихы

Авыл 1553 елда Зөя Троица Сергий монастырена бирелгән һәм “Яңа Займище” исемен алган җирләрдә (1784 елга кадәр аның биләмәсе була) башта җәйге авыл хуҗалыгы эшләре өчен вакытлыча авыл җирлеге буларак барлыкка килә, якынча 1575 елда авылга әйләнә.

1594 елгы писцовый кенәгәдәге тасвирламасы: “Ослан авылы, Идел елгасы ярында, югарыда Гостин утравы, ә түбәндә Ташлы таулар, каршыда Ирех утраулары, Казан тамагы очыннан түбәнрәк, таулы якта, ә авылда Николай Чудотворец чиркәве, ә чиркәүдә сурәтләр, һәм китаплар, һәм чиркәү савытлары, һәм чаңнар, һәм барлык чиркәү, монастырь корылмалары, Троица Сергий монастыре, ә авылда монастырь утары...”. 1646 елгы писцовый кенәгәдә шулай ук Зур Ослан исеме белән искә алына.

1764 елда җирле халык монастырь крәстияннәреннән – экономик, XIX йөздә дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Шуларның 80%ы иманасыз бобыльләргә карый һәм суднолар промыселы белән шөгыльләнәләр – җәй көннәрендә судно хуҗалары, лоцманнар, судноларда койрык тотучылар, бурлаклар, матрослар, водолазлар, сал агызучылар Идел аша йөк һәм пассажирлар ташыйлар, кыш көнендә агач суднолар төзиләр һәм ремонтлыйлар. Шулай ук игенчелек, терлекчелек, яшелчәчелек, бакчачылык, балык тоту, мичкә ясау белән шөгыльләнәләр.

Авылның географик урнашуы уңайлы, аның аша Мәскәү һәм Сембер трактлары уза (1913 елда Идел аша Романов тимер юл күпере төзелгәнгә кадәр әһәмиятле булалар). Казанга баручылар өчен авыл янында Идел аша кичү була (1981–1989 елларда Яр буе Морквашы авылы янында Идел аша автомобиль юлы күпере төзелгәннән соң, транзит әһәмиятен югалта).

Авыл аша этап белән Себергә сөргенгә хөкем ителүчеләр уза. XVIII йөз ахырыннан анда атлы почта станциясе (70 кә якын ат була), этаплап күчерү төрмәсе эшли.

XVI йөз ахырында авылда Никола чиркәве төзелә. 1831–1838 елларда приход халкы акчасына тузган чиркәү урынына кирпечтән классицизм стилендә Николай Чудотворец чиркәве төзелә (1930 елларда ябыла, 1990 елларда дин тотучыларга кайтарыла, торгызыла; дини архитектура истәлеге). Аның приходына Печище авылы халкы керә.

XVIII йөздә княгиня Д.М.Меньшикова (1728 елда вафат була) кабере өстендә агач кәшәнә корыла (1815 елда янып юкка чыга), 1863 елда адмирал кенәз А.С.Меньшиков акчасына кирпечтән кәшәнә төзелә (1920 елларда сүтелә). Хәзерге вакытта чиркәү территориясендә юкка чыккан кәшәнә урынын билгеләп торган гыйбадәт плитәсе саклана.

1843–1867 елларда авылда Дәүләт мөлкәтләре министрлыгы мәктәбе эшли. 1872 елда земство бер сыйныфлы мәктәбе (волость идарәсе бинасында урнаша) ачыла; 1896 елда земство акчасына ике катлы агач йорт салына), 1889 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1901 елда) Халык мәгарифе министрлыгының бер сыйныфлы мәктәбе (1907 елдан – ике сыйныфлы) итеп үзгәртелә (1890 елда – 64 ир бала һәм 36 кыз бала, 1895 елда – 65 ир бала һәм 42 кыз бала, 1909 елда 108 ир бала һәм 67 кыз бала укый).

1882 елда мәктәп каршында өлкәннәр өчен якшәмбе-кабатлау сыйныфы ачыла, ләкин укучылар җитмәү сәбәпле Мәйдан авылына күчерелә; 1886 елда кабат эшли башлый.

1888 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (1895 елда – 22 ир бала һәм 27 кыз бала, 1903 елда – 23 ир бала һәм 22 кыз бала, 1910 елда – 21 ир бала һәм 29 кыз бала, 1915 елда 25 ир бала һәм 26 кыз бала укый).

1868 елдан казна арба ясау остаханәсе эшли, анда якынча 100 эшче була: санитар, артиллерия һәм хәрби йөк арбаларының башка төрләрен җитештерәләр, еллык әйләнеш 60 мең сум тәшкил итә.

XIX йөз ахырыннан авыл волость үзәгенә әверелә. Авыл территориясендә 330 хуҗалык, андагы халык арасында 3 дворян, 19 дин әһеле, 21 сәүдәгәр, 28 мещан, 1563 крәстиян, 9 отставкада солдат, 11 разничинец яши.

XX йөз башында анда волость идарәсе урнаша, күчмә пристань, почта-телеграф бүлеге, шәхси даруханә, җил тегермәне, 2 тимерче алачыгы, пекарня, 4 сыраханә һәм 2 чәй-ашханә, казна шәраб һәм 16 вак-төякләр кибете була. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1645 дисәтинә тәшкил итә.

Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары яши (817 кеше).

Гражданнар сугышы елларында авылда һәм аның тирәсендә сугыш хәрәкәтләре булып уза. 1918 елның 5 августында авылга Чех легионерлары һәм Комуч армиясе частьлары керә, Югары Ослан тавында туплар урнаштырыла (шулардан бер ныгытманың бетон нигезе сакланган), алар Иделнең сул ярын, шуннан узган тимер юлны һәм Казан шәһәрен утка тоталар. 7 сентябрьдә штурм нәтиҗәсендә азат ителә, анда Кызыл армиянең 5 нче часте һәм Идел хәрби флотилиясе суднолары катнаша; 9 туп һәм 28 пулемет кулга төшерелә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда аның составына “Борец” колхозы (Студенец авылы), 1958 елдан анда берләштерелгән “Путь к коммунизму” колхозы (1970–1997 елларда – “Услонский” совхозы) үзәк утары урнаша, аның составына Будённый исемендәге (Урман Морквашы авылы), “Пятилетка” (Никольский поселогы), “Партизан” (Яр буе Морквашы авылы), Дзержинский исемендәге (Түбән Ослан авылы), “Полярная звезда” (Покровка авылы) колхозлары керә. Хуҗалык игенчелек һәм терлекчелек белән беррәттән яшелчә һәм җиләк-җимеш культуралары үстерү белән шөгыльләнә.

1982 елда аның составыннан “Набережный” совхозы (Яр буе Морквашы авылы) аерылып чыга. 1997 елда “Услонский” совхозы җирлегендә “Агрохимсервис” акционерлык җәмгыятенең “Химик” ярдәмче хуҗалыгы оештырыла (2007 елга кадәр эшли).

Халкы бакчачылык, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында яшелчә үстерү белән шөгыльләнә. Авылда шулай ук икмәк-күмәч һәм кондитер әйберләре җитештерү буенча кече предприятие эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда министрлык мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп оештырыла, 1931 елда – тулы булмаган урта, 1934 елда урта мәктәп (1937–1972 елларда ике катлы агач йортта урнаша, 1972 елда яңа өч катлы бина төзелә) итеп үзгәртелә.

Мәктәп каршында 2013 елдан тарих музее (җитәкчесе – С.В.Хуртина; 650 саклау берәмлеге бар; 2001 елда Г.А.Фарукшина, О.А.Лисина һәм О.К.Хуртина башлангычы белән төбәкне өйрәнү почмагы буларак нигезләнә) оештырыла, экспозициядә мәктәп тарихы, сугышчан дан, этнография буенча бүлекләр бар.

Музей каршында “Притяжение” төбәкне өйрәнүчеләр клубы һәм “Совет памяти” эзтабарлар отряды (җитәкчесе – Ветераннар Советы рәисе Р.С.Троицкая) эшли.

1997 елда гимназия ачыла. Авылда шулай ук 3 балалар бакчасы (1979, 1991 һәм 2015 еллардан), Балалар сәнгать мәктәбе (1970 елдан), Үзәк район китапханәсе (1919 елдан – уку өе, 1935 – елдан район китапханәсе) һәм Балалар район китапханәсе (1948 елдан), балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе (2000 елдан), “Чемпион” универсаль спорт комплексы (2015 елдан), яшүсмерләр-яшьләр клубы (2003 елдан), “Жемчужина” йөзү бассейны (2018 елдан), Үзәк район хастаханәсе (1948 елдан дәвалау амбулаториясе буларак), Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт (2002 елдан), район Мәдәният йорты, “Салихҗан” мәчете (2002 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Черно-Белые” вокаль-инструменталь ансамбле (1975 елдан, 1992 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – К.Х.Тимербаев), “Иделкәй” ансамбле (2002 елдан, 2013 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Ф.Р.Нурисламова), “Волжанка” ветераннар хоры (2001 елдан, 2014 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – М.С.Шәйдуллина), “Э.Т.О.” клубы” театр коллективы (1998 елдан, 2013 елда “халык” исемен ала, оештыручысы – Т.Н.Тихонова) эшли.

2001 елда авылда Төбәк тарихын өйрәнү музее ачыла (экспозиция мәйданы 176 кв.км, фондларда 8600 саклау берәмлеге бар). Ике төбәк тарихы бүлегендә археология коллекциясе, дворяннар һәм сәүдәгәрләр көнкүреше әйберләре, XIX йөз – XX йөз башына нисбәтле фотографияләр һәм документлар, рус, татар һәм чуваш халкының милли киемнәре, Гражданнар сугышы вакытындагы корал фрагментлары, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашканнарның, шул исәптән Советлар Союзы Геройлары – А.П.Афанасьев, А.А.Гаврилов, Н.Ш.Зиннуров, А.П.Исаев, С.В.Коновалов һәм М.В.Красавиннарның фотографияләре һәм документлары куелган; “Ям станциясе”, “Дача беседкасы”, “XX йөз башы крәстиян йорты”, “1950–1960 еллардагы мәктәп классы” интерьерлары яңадан булдырыла.

2015 елда авылда гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган якташлар истәлегенә мемориал урнаштырылган Геройлар паркы ачыла: Советлар Союзы Геройларына (А.П.Афанасьев, А.А.Гаврилов, Н.Ш.Зиннуров, А.П.Исаев, С.В.Коновалов, М.В.Красавин), Социалистик Хезмәт Геройларына (Н.В.Лисин, Л.В.Пушкарёв, Н.В.Фролов), генералларга (В.П.Бомонин, Н.В.Кисляков, Г.А.Макаров), сугыш хәрәкәтләрендә катнашканнарга мемориаль такталар куела, шулай ук хәрби һәм гражданнар техникасы тәкъдим ителә (архитекторы – З.З.Минһаҗев).

Күренекле кешеләре

А.Т.Бабушкин (?) – водолаз, суга баткан судноларны күтәрү җайланмасын эшли, ул Казан һөнәрчеләр һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсендә мактау кәгазе белән билгеләп үтелә (1886 ел);

Ю.А.Благов (1937–2014) – режиссер, педагог, театр тәнкыйтьчесе, театр тарихын өйрәнүче, тарих фәннәре кандидаты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Төрле елларда авылда яшәгән һәм эшләгән шәхесләр:

С.Х.Алишев (1929–2015) – тарихчы, тарих фәннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе, район халык мәгарифе бүлеге мөдире (1960–1962 еллар);

В.М.Данилов (1925–?) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Югары Ослан район комитеты беренче секретаре (1965–1976 елларда);

Ю.И.Демидов (1938 елда туган) – хакимият-хуҗалык эшлеклесе, ТАССРның җирле сәнәгать министры (1985–1989 елларда), Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Югары Ослан район комитеты беренче секретаре (1976–1985 елларда);

М.Ф.Сираҗетдинов (1948 елда туган) – пианист, педагог, концертмейстер, ТРның халык артисты, Югары Ослан районы Балалар сәнгать мәктәбенең “Авыл малайлары капелласы” үрнәк балалар коллективы концертмейстеры (2006 ел);

Ю.Ф.Җамалетдинов (1927–2000) – инженер-механик, “Радиоприбор” территориаль җитештерү берләшмәсе генераль директоры (1971–1994 елларда), РСФСРның атказанган машина төзүчесе, Макыл машина-трактор станциясе баш инженеры, Ослан машина-трактор станциясе директоры (1953–1957 елларда);

Н.И.Лисов (1925–2009) – партия хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты, Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Татарстан өлкә комитетының җиңел, азык-төлек сәнәгате һәм сәүдә бүлеге мөдире (1967–1980 елларда), Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Югары Ослан район комитеты беренче секретаре (1958–1960 елларда);

А.А.Манонин (1951 елда туган) – агроном, ТАССРның мелиорация һәм су хуҗалыгы министры урынбасары (1983–1984 елларда), Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең Югары Ослан район комитеты беренче секретаре (1987–1991 елларда);

В.К.Проценко (1939–2007) – радиомеханик, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры, ТАССРның атказанган халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү хезмәткәре.

Авылда булып киткән күренекле кешеләр арасында:

  • кенәз А.Д.Меньшиков (1728 елда сөргенгә китешли, анда аның хатыны княгиня Д.М.Меньшикова җирләнә),
  • императрица Екатерина II (1767 елда),
  • император Павел I (1798 елда),
  • язучы А.Н.Радищев (1797 елда, сөргеннән кайтышлый, Югары Ослан тавыннан күренгән матур табигать күренешен тасвирлый),
  • публицист А.И.Герцен (1835 елда),
  • шагыйрь һәм рәссам Т.Г.Шевченко (1857 елда),
  • язучы һәм сәяхәтче В.И.НемировичДанченко (1877 елда; “По Волге” китабында авыл турында яза), анда ул үзенең Идел буйлап сәяхәтен тасвирлый.

Гражданнар сугышы елларында Югары Ослан янындагы сугышларда катнашучылар арасында язучы һәм драматург В.В.Вишневский була.

Халык саны

1646 елда – 526,
1782 елда – 374 ир-ат;
1859 елда – 1358,
1897 елда – 1634,
1908 елда – 1849,
1926 елда – 2113,
1949 елда – 2617,
1958 елда – 2743,
1970 елда – 2759,
1979 елда – 2817,
1989 елда – 3788,
2002 елда – 4257,
2010 елда – 4499,
2017 елда – 4864 кеше (руслар – 66%, татарлар – 26%).