- РУС
- ТАТ
Дан орденының тулы кавалеры (1944 елның 31 мае, 1944 елның 4 августы, 1945 елның 24 марты), старшина
1924 елның 11 феврале, Чистай районы Исләй авылы – 1982 елның 22 ноябре, шунда ук.
Туган авылында совхозда эшли. 1942 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 елның августыннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 830 нчы укчы полкның разведка взводы разведчигы (50 нче армиянең 238 нче укчы дивизиясе). Икенче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия (1944), Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945) катнаша.
1944 елның 27 мартында Смолица авылы (Могилёв өлкәсе, Быхов районы) янында дошман дзотын юк итә; 1944 елның 27 июнендә Могилёв шәһәре өчен барган сугышта, Днепрны беренчеләрдән булып кичеп, дошман дзотын гранаталар белән шартлата; 1944 елның июль – сентябрендә Кнышин һәм Осовец (Польша) шәһәрләре өчен барган сугышларда батырлык күрсәтә.
Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иттерә (1947 елга кадәр). Үз авылындагы «Ромашкино» совхозында механизатор булып эшли.
Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Лобода В.Ф. Солдатская слава. М., 1963. Книга 1.
Шевченко Н.Я. Звезды Славы. Казань, 1969.
Полные кавалеры ордена Славы Трех степеней: краткий биографический словарь. М., 2000.
Автор – В.А.Шагалов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.