Биографиясе

1941 елның 25 августында, Курск өлкәсенең Суджа районы Яңа Ивановка авылында туган.

Казан авиация (1965) һәм Казан финанс-икътисад (1975) институтларын тәмамлый.

1964–1970 елларда Казан «Экран» җитештерү берләшмәсендә эшли, 1968 елдан директор. 1970–1985 елларда Татарстан Республикасының халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү министры урынбасары, 1985–1993 елларда министр.

Ул җитәкләгән елларда министрлык көнкүреш хезмәте күрсәтүдәге үсешне ел саен 12–15% ка арттыра. 1980–1990 елларда республикада 35 яңа көнкүреш хезмәте күрсәтү объекты файдалануга тапшырыла. Гомуми күрсәткечләр буенча Татарстан РСФСРда 1984 елдагы 56 нчы урыннан 1990 елда 13 нче урынга күчә.

Богачев Милли банкның һәм аның карамагындагы тармак учреждениеләренең матди-техник базасын дөнья стандартына туры килерлек итеп үстерүгә һәм техник яктан җиһазландыруга зур игътибар бирә.

1985–1989 елларда – ТАССР Югары Советы, 1990–1993 елларда РФ Югары Советы депутаты. УНИКС баскетбол клубы президенты (1998 елдан).

Хезмәтләре банк системасын камилләштерү проблемаларына карый.

Бүләкләре

«Почет билгесе», «Дуслык» һ.б. орденнар белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Проблемы совершенствования банковской системы и ее информационное обеспечение. М., 1998.

Әдәбият

Банк на все времена. Берлин, 1997.

Фазуллина Г. Совместный проект. Татарстан // Эксперт. 1998. № 11.