Эчтәлек

Гомер еллары: ? – 1968.

Никополь һәм Херсон шәһәрләре предприятиеләрендә эшли.

1916 ел ахырында Россия армиясенә алына. 1917 елда Петроградтагы Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша.

1918 елдан Казанда: К.Маркс исемендәге Интернациональ батальонны оештыручы һәм командиры. 1918 елның августында Казанны чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык Армиясе гаскәрләреннән саклауда катнаша. Казан Кызыл Армия частьләре тарафыннан алынганнан соң, Беренче Казан совет укчылар полкы комиссары итеп билгеләнә.

1919 елның язында Көньяк фронтка җибәрелә. 1920–1940 елларда Мәскәүдә хуҗалык эшендә.

Әдәбият

Ханин Л. Бирюков Семён Алексеевич // Борцы за счастье народное. Казань, 1967.