Биографиясе

1925 елның 7 июле, Кемерово өлкәсенең Ижмор районы Теплоречка авылы – 2009 елның 14 сентябре, Юрга шәһәре, Кемерово өлкәсе.

Кемерово өлкәсе Юрга шәһәренең ит комбинатында эшли.

1942 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, сержант, 142 нче танк батальонында танк йөртүче-механик (9 нчы танк корпусының 95 нче танк бригадасы). 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссия (1944), Бобруйск (1944), Минск (1944) һөҗүм операцияләрендә, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945) катнаша.

1944 елнең 27 июнендә Бобруйск шәһәре өчен сугышта, 1945 елның 15 гыйнварында Радом шәһәре (Польша) янында, 1945 елның мартында Массов, Штаргард (Германия) шәһәрләре янында барган бәрелешләрдә батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Юрга шәһәре машина төзү заводында мастер булып эшли.

Бүләкләре

1 нче, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Лобода В.Ф. Солдатская слава. М., 1967. Книга 2.

Фронтовики, наденьте ордена. Кемерово. 1970.

Кузбассовцы – полные кавалеры ордена Славы. Кемерово, 1978.

Кавалеры ордена Славы трех степеней: Краткий биографический словарь. М., 2000.

Автор – В.А.Шагалов