Биографиясе

1919 елның 1 гыйнвары, Әтнә районының Югары Көек авылы – 1998 елның 8 августы, шунда ук.

Зөя авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый (1938). Бөек Ватан сугышында катнаша.

1946–1952 елларда Әтнә районының өлкән агроурман-мелиорация белгече. 1952–1971 елларда шул ук районның «Үрнәк» колхозызы рәисе.

Аның җитәкчелегендә «Үрнәк», республикада беренчеләрдән булып, миллионер колхозга әверелә: бөртекле культураларның уңышы 2 тапкырдан да күбрәк, ит һәм сөт җитештерү 1,5 тапкыр арта. 1971–1977 елларда Олы Әтнә авыл советы рәисе. 1963–1967 елларда РСФСР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Герои Социалистического Труда Татарии. Казань, 1980.