65 тән артык төре билгеле, башлыча, Төньяк ярымшарда таралган.

Татарстан территориясендә 2 ыругтан 5 төре очрый: урман кыр тычканнары һәм соры кыр тычканнары.

Урман кыр тычканнары (җирән һәм кызыл тычканнар) төрле типтагы, аеруча имән-юкә һәм чыршы катнаш урманнарда яши. Гәүдә озынлыгы 9–13 см, авырлыгы 15–45 г. Җирән кыр тычканының (Clethrionomys glareolus) аркасы җирәнсу-көрән, корсагы соры, койрыгы ике төрле төстә: өсте кара, асты аксыл, алар арасындагы чик җирән. Кызыл кыр тычканы (C. rutilus) аркасының җирәнсу-кызыл төсе һәм чагыштырмача кыска (4 см дан артык түгел) чук белән тәмамланучы куе төкле бер генә төстәге койрыгы белән аерыла.

Соры кыр тычканнары (гади, карасу, күсе башлы) кыр, болын, көтүлекләрдә, урман буйларында, елга үзәннәрендә, сазлык, ерымнарда яши. Гади кыр тычканының (Microtus arvalis) гәүдәсе 8,5–12 см, койрыгы 2,5–4 см озынлыкта. Аркасы төрле төсмерләрдәге көрән-соры төстә. Карасу кыр тычканы (M. agrestis) гади кыр тычканыннан зурлыгы (гәүдә озынлыгы 11,5–14 см, койрыгы — 3–5 см га кадәр), җирән-соры аркасы, саргылт соры корсагы һәм ике төстәге (өсте карасу, асты аксыл) койрыгы белән аерыла.

Соры кыр тычканнарының иң зурысы — күсе башлы тычкан (М. oeconomus). Гәүдә озынлыгы 12–14,5 см, койрыгы 5,5–6,5 см га кадәр; аркасында кара буй үтә. Кыр тычканнары тәүлекнең теләсә кайсы вакытында актив, әмма җир өстенә, нигездә, эңгер-меңгердә һәм төнлә чыгалар. Күбесенчә җылы вакытта, һава шартлары уңай һәм азык күп булганда кышын да үрчиләр. Елга берничә тапкыр бала китерә, һәркайсында 5–8 бала була, алар исә 1,2–2 айдан соң үзләре дә үрчем бирә. Гадәттә, табигатьтә берничә ай яшиләр.

Кыр тычканнары үсемлек кабыгы, сабагы, бөреләр белән тукланып, урман һәм авыл хуҗалыгына зыян китерә.

Ерткыч җәнлекләр һәм кошлар тормышында мөһим роль уйный. Бүре, төлке, селәүсен, бурсык, ләтчә, ас, сусар, көзән, һәм башкалар өчен азык булып торалар.

Геморрагик бизгәк, лептоспироза, туляремия һәм башка йогышлы авырулар таратучылар.

Кызыл кыр тычканы ТРның Кызыл китабына кертелгән.

Кызыл кыр тычканы

Күсе башлы тычкан