Биографиясе

1923 ел, ТАССРның Бөгелмә кантоны Сарабиккол авылы – 1945 елның 19 марты, Польша.

1942 елдан Кызыл Армиядә. Шул ук елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 21 нче армиянең 381 нче укчы дивизиясе 1259 нчы укчы полкында пулеметчы. Көньяк-Көнбатыш, Сталинград, Көнбатыш, Ленинград һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942–1943), Карелия муентыгындагы бәрелешләрдә һәм Ленинград сугышында (1942–1944), Польшаны азат итүдә катнаша.

1944 елның 10 июнендә Карелия муентыгындагы бәрелештә батырлык күрсәтә. Данциг шәһәре (хәзер Польшаның Гданск шәһәре) янындагы бәрелештә һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Советлар Союзы Геройлары – якташларыбыз. Казан, 1990.

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. Казань, 1963.

Автор – В.А.Шагалов