Биографиясе

1906 елның 7 августы, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Яңа Шалты авылы – 1978 ел, Казан.

Татар педагогия техникумын (1930), К.А.Тимирязев исемендәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы академиясен (1936) тәмамлый.

1937–1939 елларда Зөя авыл хуҗалыгы техникумында укыта. 1941–1952 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында эшли; 1944 елдан авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире. 1952–1953 елларда КПССның Чистай өлкә комитеты 2 нче секретаре; 1953–1954 еллардаә КПССның Татарстан өлкә комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире; 1954–1957 елларда секретарь. 1957–1965 елларда Профсоюзларның Татарстан өлкә советы рәисе.

1947–1967 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, 1959–1963 елларда ТАССР Югары Советы рәисе.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Мирсияпов Т.А., Фомин А.А. Профсоюзы Республики Татарстан: История, опыт, проблемы (1905–1995 годы). Казань, 1995.