Биографиясе

1888 ел, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Иске Кормаш авылы – 1959 ел.

1910–1912 елларда Минзәлә шәһәрендә – кирпеч заводында, 1912–1914 елларда Идел, Кама пристаньнарында эшли.

1918–1921 елларда Кызыл Армиядә, Гражданнар сугышында катнаша. 1927 елдан Березники химия комбинаты төзелешендә (1928–1935 елларда бригадир, 1935–1941 елларда бетон эшләре остасы).

7 нче (1935), 8 нче (1936) Бөтенсоюз Советлар съездына делегат итеп сайлана. 1934–1936 елларда СССР Үзәк Башкарма Комитеты әгъзасы. 1934 елда Уралның удар бригадалары, стахановчы-химиклар киңәшмәләрендә катнаша.

Истәлеге

Березники шәһәрендә беренче каһарман төзүчегә бюст куела (1968). 1973 елда Пермь өлкәсендә төзүчеләр арасында социалистик ярышларда җиңүчеләр өчен М.Ардуанов исемендәге бүләк булдырыла. Березники шәһәрендәге урамга Ардуанов исеме бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Наш труд не пропал даром // Говорят строители социализма. М., 1959.

Әдәбият

Ахунов Г. Ардуан батыр. Казан, 1974.

Уральская советская энциклопедия. М. – Свердловск, 1933. Т.1.

Паустовский К. Соль земли // Люди страны чудес. Пермь, 1965.

История индустриализации Урала (1926–1932 гг.): документы и материалы. Свердловск, 1967.

Памятники истории и культуры Пермской области. Пермь, 1976.

Ахунов Г. Сочинения. Казань, 1982. Т.2.