Биографиясе

1914 елның 30 гыйнвары (12 феврале), Петропавловск-Камчатский шәһәре – 2007 елның 30 сентябре, Сан-Франциско шәһәре, АКШ.

1924 елдан Харбин шәһәрендә (Кытай), 1950 елдан Япониядә, Төркиядә, 1961 елдан АКШта яши.

Япония, Төркия, Финляндия, Австралия, гарәп илләрендә һәм Татарстанда яшәүче татарлар арасында үз башкаруында татар халык җырларын популярлаштыра. Әлеге илләрдә аның тарафыннан язып алынган җыр текстлары күптомлы «Татар халык иҗаты» фольклор басмасына кергән.

Апакай Сан-Франциско шәһәрендә татар балаларына ислам нигезләре, татар теле, әдәбияты һәм фольклоры дәресләре укыта.

Әдәбият

Әхмәтова Ф. Асыл затларыбыз // Татарстан. 1996. № 4.