Биографиясе

1924 елның 10 феврале, ТАССРның Арча кантоны Осок-Ковали авылы, хәзерге вакытта Зеленодольск районының юкка чыккан авылы – 1997 елның 29 июле, Казан, Зеленодольск районы Берновые Ковали авылында җирләнгән.

1939 елдан Юдино машина-трактор станциясендә тракторчы, тракторчылар бригадасы бригадиры булып эшли

1942 елның августыннан Кызыл Армиядә, 1943 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танк йөртүче (2 нче гвардия танк армиясенең 1 нче механикалаштырылган корпусы 219 нчы танк бригадасы).

Үзәк, 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Белоруссияне, Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә катнаша.

1945 елның 17-21 гыйнварында батырлык күрсәтә. «Шерман» танкында 400 км дан артык юл уза. 23 гыйнварда беренче булып Нотець елгасы аша чыгып, күперне шартлату ниятен өзә, 26 гыйнварда беренче булып Кройц (хәзерге Кшиз, Польша) шәһәренә бәреп керә, дошманның артиллерия батареясын юк итә һәм танклар төялгән эшелонны алып китүче паровозны туктата. 

1947 елдан запаста. Юдино МТСында инженер-механик хезмәтен башкара. 1957 елдан Казанда яши. 1970-1988 елларда Казан «Союз» механика заводында компрессор җайланмаларын төзекләндерүче слесарь булып эшли

Бүләкләре

Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз ордены, 3 нче дәрәҗә Дан орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Н.Н.Алтыновның барельефы Зеленодольск Җиңү паркындагы Геройлар аллеясына куела, шунда ук аның исеме белән сквер атала. Казанда бер урам аның исеме белән аталган.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 346, 347;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 17.