1924 елда Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы Питрәксә авылында туа.

1941–1980 елларда Питрәксә авылы урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

Татар фольклорының күптомлы «Татар халык иҗаты» басмасына («Кыска җырлар», 1976; «Дастаннар», 1984) Л.Алимовадан язып алынган «Кыйсса-и Йосыф», «Сәйфелмөлек» дастаннары һәм лирик, мәхәббәт турындагы 700 кыска җыр кергән.