Биографиясе

1898 елның 15 марты, Сембер губернасы, Буа өязе Шатыршан авылы – 1961 елның 19 августы, Караганда шәһәре.

1915–1918 елларда Буа өязендә укыта. 1919–1920 елларда Гражданнар сугышында: укчы ротада сәяси агартучы, укчы дивизиянең сәяси бүлегендә агитатор-оештыручы.

1920–1927 елларда Акмулла өлкәсенең Акмулла өязендә (Казахстан) һәм ТАССРның Буа кантонында партия һәм хакимият-хуҗалык эшендә. 1927–1932 елларда халык мәгарифе оешмаларында эшли: Ульянов өлкәсе халык мәгарифе бүлегендә инспектор, Самара шәһәрендә татар мәктәбе мөдире, Урта Идел буе крае халык мәгарифе бүлегендә бүлек мөдире урынбасары (Самара шәһәре).

1933 елдан Казахстан ССРда партия эшендә (бүленеп, 1938–1941 елларда Төньяк Казахстан өлкәсе планлаштыру комитеты рәисе). ВКП(б)ның Төньяк Казахстан өлкәсе Степняк райкомы 1 нче секретаре (1937), Төньяк Казахстан өлкә комитеты секретаре (1941).

Бөек Ватан сугышында катнаша: укчылар бригадасы комиссары, укчы полк командиры урынбасары була.

1945–1952 елларда Казахстан ССР халык мәгарифе комиссары урынбасары, Казахстан ССР Халык Комиссарлары Советында Мәдәният-агарту оешмалары комитеты рәисе. Күкчәтау хезмәт ияләре депутатлары советы рәисе урынбасары, рәисе. 1952–1958 елларда Казахстан ССРның Караганда шәһәрендә: өлкә советында мәдәният-агарту оешмалары бүлеге мөдире, «Белем» җәмгыятенең өлкә бүлекчәсе җаваплы секретаре.

Татар телендә чыккан «Урта Идел краеның географиясе» (Самара, 1933) дәреслеге авторларының берсе.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.