Биографиясе

1930 елның 26 мае, хәзерге Чирмешән районы Туймәт авылы – 2003 елның 5 мае, шунда ук.

Казан авиация институтын (радиоинженер белгечлеге) тәмамлый (1953 ел).

1955–1959 елларда, «утызмеңче» буларак, Калинин өлкәсенең «Мир» колхозы рәисе.

1959–1968 елларда шул ук өлкәдә КПСС райкомының 1 нче секретаре, өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, 1968–1975 елларда Калинин өлкә башкарма комитетының рәис урынбасары.

1975–1986 елларда Татарстан «Овощепром» тресты директоры, «Татплодоовощпром» республика аграр-сәнәгать берләшмәсе башлыгы, бер үк вакытта ТАССР Агросәнәгать комитеты рәисе урынбасары.

Аның җитәкчелегендә тармакның матди-техник базасы ныгытыла, яшелчәчелек сугаруга күчерелә, яшелчә үстерүгә индустриаль технологияләр кертелә, теплица хуҗалыгы үсеш ала.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.