Биографиясе

1899 елның 28 январе, Рязань губернасы, Ряжск өязе Покровский авылы – 1991 ел, Казан.

Мәскәүдә Үзәк совет-партия мәктәбен тәмамлый (1919).

1914–1916 елларда Рязань тимер юлында һәм Мәскәү оешмаларында эшли. 1916–1918 елларда Покровский волостенда писарь ярдәмчесе, җир комитеты әгъзасы, 1918–1919 елларда Покровский авылында РКП(б) ячейкасы секретаре.

1919 елның көзеннән Көньяк-көнбатыш фронтның Ряжск станциясе сәяси идарәсе агитаторы, 15 нче Инза (Сиваш) дивизиясе сәяси идарәсе инструкторы; Каховка өчен барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.

1921–1922 елларда РКП(б)ның Донецк губернасы Гришинск өязе комитетында бүлек мөдире, секретарь. 1922–1928 елларда ВКП(б)ның Рыбинск, Орёл (1923), Түбән Тагил (1925–1928) комитетларында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире, 1928–1930 елларда Казанда Киров райкомы секретаре.

1930–1935 елларда Профсоюзларның Татарстан өлкә советы рәисе. 1935–1937 елларда Казан шәһәре хезмәт ияләре депутатлары советы рәисе.

1931–1937 елларда ТАССР, СССР Үзәк башкарма комитетлары һәм РСФСР Бөтенрүсия үзәк башкарма комитеты әгъзасы.

1937 елның 17 июлендә кулга алына, ВКП(б) сафларыннан чыгарыла, репрессияләнә: 15 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1956 елда аклана, КПСС сафларында торгызыла.

Бүләкләре

Ленин ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Саркин В. Аксёнов П.В.// Борцы за счастье народное. Казань, 1988. Кн.3.

Книга памяти жертв политических репрессий. Казань, 2000. Т.1.