Ф.Насретдинов һәм Б.Вәлиева музее. Экспозиция фрагменты

1996 елның 2 апрелендә З.К.Хәйруллин (хәзер директор) тырышлыгы белән ТР Дәүләт музее (2001 елдан ТР Милли музее) филиалы буларак ачыла; 2007 елдан муниципаль музей.

Кирпечтән төзелгән бер катлы клуб бинасында өч бүлмәне били. Экспозиция мәйданы — 58 м2, музей фондында 2800 саклау берәмлеге бар.

Музейда Ф.Х.Насретдиновның мемориаль әйберләре (фотосурәтләр, театр костюмнары, бүләкләре, көнкүреш әйберләре), ул төп рольләрне башкарган әсәрләр — Н.Җиһановның «Алтынчәч» операсы һәм Җ.Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясе яздырылган магнит тасма куелган. Шулай ук күргәзмәдә җырчы Б.Вәлиеваның фотосурәтләре, бизәнү әйберләре һәм концерт костюмнары саклана.

Бөек Ватан сугышына багышланган бүлектә сугышта катнашкан авылдашларның фотосурәтләре, документлары бар. Музей тарафыннан ел саен Ватанны саклаучылар көне (23 февраль), Җиңү бәйрәме (9 май), Халыкара музейлар көне (18 май), Ф.Насретдинов туган көн (23 октябрь) үткәрелә.

Ф.Насретдинов һәм Б.Вәлиева музее. Ф.Насретдиновның шәхси әйберләре