- РУС
- ТАТ
терапевт, медицина докторы (1887)
1859 елның 2 марты, Саратов губернасы — 1919 елның 25 июне, Томск шәһәре.
Г.К.Казимбәк улы.
Н.А.Виноградов шәкерте.
Казан университетын тәмамлагач (1883), шунда ук терапия клиникасында эшли, табиблек диагностикасы (1894 елдан), факультет терапиясе (1904 елдан) кафедралары мөдире.
Хезмәтләре тумыштан килгән һәм барлыкка килгән йөрәк зәгыйфьлеге иннервациясенә, аневризмаларына һәм бу авыруга диагноз куюга, йөрәк зәгыйфьлеген строфантин белән дәвалауга, үпкә рагына, бизләр эшчәнлеге бозылуга, подагра, корсакта су җыелу һ.б. авыруларга диагноз куюга карый. Беренче булып йөрәкнең сул карынчыгы патологиясе билгеләрен тасвирлый (Казимбәк симптомы).
Бактериология институтын, «Каменка» туберкулёздан дәвалау санаториен нигезләүдә башлап йөрүчеләрнең берсе, Казанда Александр хастаханәсе попечителе.
Бөтенроссия туберкулёзга каршы көрәш лигасын җитәкли (1912–1918), бер үк вакытта лиганың Казан бүлеге рәисе (1911 елдан) була.
Исеме Казан урамына бирелә.
Клинические наблюдения действия антидифтерийной сыворотки. СПб., 1885;
Материалы к иннервации. К., 1887;
О происхождении первого тона сердца. К., 1889;
К вопросу о механическом лечении подкожной водянки надрезами кожи. К., 1904.
Профессора Томского университета: Биогр. словарь. Томск, 1998. Т. 2.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.