Биографиясе

1939 елның 6 гыйнварында Алексеевск районы Кыр Шонталасы авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1967), Вахитов исемендәге колхозда баш инженер булып эшли, 1972–1975 елларда Алексеевск ремонт-техника станциясендә баш инженер.

Ул җитәкләгән елларда «Разумовский» совхозында бөртеклеләрнең 1 га дан уңышы 15,5 ц дан 32 ц га һәм аннан да күбрәккә күтәрелә, 1 сыердан савылган сөт 2600 кг нан (1970 елда) 4200 кг га кадәр җитә.

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.