Биографиясе

1930 елның 15 ноябре, Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылы – 2006 елның 12 сентябре, Казан.

1947 елдан колхозда эшли. 1956–1960 елларда комсомол һәм партия эшендә. КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен читтән торып тәмамлый (1966, Мәскәү).

1960–1978 һәм 1988–1994 елларда Буа районының «Память Ленина», 1978–1982 елларда «Гигант» колхозлары рәисе.

Ул җитәкчелек иткән чорда «Память Ленина» колхозында бөртеклеләрнең уңышы 12 ц дан (1960) 30 ц га, шикәр чөгендере 86 ц дан 250 ц га җитә, 1 савым сыердан 3000 кг сөт савып алына, колхозда җитештерүнең рентабельлелеге 10% тан 75% ка күтәрелә, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү буенча дәүләт йөкләмәләре уңышлы үтәлә. Колхозның җитештерү-техник базасы югары үсеш ала.

ТАССР (1963–1967), СССР (1974–1979) Югары Советлары депутаты.

Бүләкләре

Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Бахтин П. Аглуллин Рауф Абдуллович // Герои Социалистического Труда Татарии. Казань, 1980.