Биографиясе

1959 елның 3 сентябрендә Саба районы Керәнле авылында туган.

Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1987), шунда ук агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасында эшли.

1993–2004 елларда Саба районының «Керәнле» коллектив предприятиесендә баш агроном (2004 елдан «Мичән» крәстиян-фермер хуҗалыгы).

Авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгын күтәрә торган сыек ашлама составын эшләү һәм производствога кертүдә катнаша.

Уйлап табуга патенты һәм авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге «Күп максатларда кулланыла торган хелат комплекслы микроашламалар эшләү һәм производствога кертү» хезмәте өчен бирелә.