1860 ел – ?

Өй шартларында белем ала. Казан губернасыннан сайланган 3 нче Дәүләт Думасы депутаты, кадетлар партиясе әгъзасы. 1908 елда депутатлык вәкаләтләрен калдыра. 1919 елда Казан халык хуҗалыгы советы бүлеге мөдире. 1919 елның 9 февралендә эсерлар оешмасы әгъзасы буларак кулга алына, аннары иреккә чыгарыла. 1938 елда Мәскәү коммуналь төзелеш инженерлары институты профессоры. Шул ук елда кулга алына, 1938 елның 18 февралендә НКВДның Смоленск өлкәсе органнары тарафыннан атылуга хөкем ителә. Үлгәннән соң аклана.

Авторлар – С.И.Ионенко, А.Ф.Степанов