Биографиясе

1927 елның 24 августы, Норлат районы Акҗегет авылы – 2009 елның 9 октябре, Свердловск өлкәсенең Дегтярск шәһәре.

Япония белән барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша (1945). Тау-металлургия техникумын тәмамлый (1974, Свердловск).

1956–1974 елларда Свердлов өлкәсе Дегтярск шәһәрендә бакыр рудасы чыгару шахтасында эшли, шахтерлар бригадасы җитәкчесе (1958 елдан).

1975–1993 елларда профсоюз эшендә.

Бүләкләре

Герой исеме төсле металлургия җитештерү өлкәсендә ирешкән югары уңышлары өчен бирелә. Ленин, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.