Биографиясе

1913 ел, Әстерхан губернасы, Енотаев өязе Грачи авылы – 1958 ел, шунда ук.

1935–1938 елларда Кызыл Армиядә хезмәт итә. 1942 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 904 нче укчылар полкы отделениесе командиры (59 нчы армиянең 245 нче укчылар дивизиясе). Ленинград һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Ленинград (1944), Карелия муентыгындагы сугышларда, Польша һәм Чехословакияне азат итүдә катнаша.

1945 елның 30 гыйнварында Котовице (Польша) шәһәре тирәсендә Одер елгасын кичкәндә барган сугышта батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң туган авылында эшли.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000.

В созвездии славы. Волгоград, 1976.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Кн. 3.