Биографиясе

1941 елның 2 маенда Сарман районы Юлтимер авылында туган.

Әлмәт нефть техникумын тәмамлый (1973).

1960–1965 елларда «Туймазы нефть бораулау» трестының 2 нче бораулау конторасында бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. 1965 елдан «Татнефть» Акционерлык Җәмгыятенең скважиналарны капиталь ремонтлау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру буенча Әлмәт идарәсендә бораулаучы, мастер, өлкән мастер.

Гамәлгә кертелгән 14 рационализаторлык тәкъдиме авторы.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге алдынгы хезмәт казанышлары, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруда резервлар куллану һәм эзләнүләрдә инициатива күрсәткәне өчен бирелә.

Октябрь Революциясе ордены белән бүләкләнә.