ТАССР Югары Совет Президиумының 1986 ел 5 май Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан геология һәм җир асты байлыкларын эзләү өлкәсендәге казанышлары өчен инженер-техник һәм фәнни хезмәткәрләргә бирелә. Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 132 кеше лаек була.